Конкурс Стихов


 Участник № 118 - ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » Участник № 118
Участник № 118
1. 1 балл [ 0 ] [0.00%]
2. 2 [ 0 ] [0.00%]
3. 3 [ 0 ] [0.00%]
4. 4 [ 0 ] [0.00%]
5. 5 [ 1 ] [50.00%]
6. 6 [ 0 ] [0.00%]
7. 7 [ 0 ] [0.00%]
8. 8 [ 0 ] [0.00%]
9. 9 [ 0 ] [0.00%]
10. 10 баллов [ 1 ] [50.00%]
Всего ответов: 2
mavlid-konkursДата: Понедельник, 09.03.2009, 19:41 | Сообщение # 1
Admin
Группа: Администраторы
Сообщений: 128
Репутация: 1
Статус: Offline
***

Пәйгамбәрләр мәңгелек.
Шәһәр чите, төнге шәһәр чите
Аяз күктә көмеш йолдызлар.
Гап-гади төн, гади шәһәр чите,
Гади уйлар, гади хыяллар...
Ә бу күкләр капусына сыя
Меңәрләгән кеше язмышы.
Бу йолдызлар көн дә күзәтәләр,
Җирдә барган тормыш агышын.
Әнә, кемдер уйга батып,
Киләчәген уйлап сызлана,
Кемдер җанын тыя алмый ята:
Мендәр кочып елап бушана.
Шәһәр чите, төнге шәһәр чите
Һичкемнең эше юк һичкемдә.
Монда япа-ялгыз егет ята,
Туң каплаган салкын җирләрдә.
Нигә ята? Ник өенә кайтмый?
Исән микән егет? Әй, егет,
Исән төсле, кулын өскә сузып,
Әллә нәрсә сорый да кебек.
Озак ятамы ул? Елый төсле?
Нигә елый, егет бит үзе?
Япь-яшь килеш нигә монда икән?
Нигә нурсыз карыйдыр күзе?
Озак ятадыр шул, йоклап китте...
Әллә йоклый, әллә саташа?
Кинәт кенә шушы салкын җирдән
Барып җитә әллә кай якка.
Яшел бакча, кояш карый күктән,
Шул бакчада кошлар сайраша.
Вак-вак атлап егет шунда йөри,
Әллә йоклый, әллә саташа?..
Шулай үтә бакча түренә ул,
Сабыр күзләр аңа төбәлгән.
Кемдер, танымый да, кулын изәп,
Чакыра аны бакча түреннән.
“Кем син? Пәриме син, җенме?
Нигә килдем икән мин монда?”
“Хәзер сөйлим, син кил әле әйдә,
Утыр әле минем яныма.
Син – Габдулла, син бит Алла колы,
Ник тайпылдың туры юлыңнан?
Кара әле, ниләр генә калды
Иман тулы нурлы җаныңнан?”
“Кем син? Мин атыңны белмим,
Тик шулай да сөйлим барын да.
Мин гап-гади малай, кечкенәдән
Үстем гади генә авылда.
Әтиемне белмим, әнкәй ташлап китте,
Мин ятимне бабай үстерде,
Әти дә ул, әни дә, мөгаллим дә -
Тәрбияне миңа ул бирде.
Аның белән бергәләшеп иртән,
Печән чаба идек болында,
Кичен күлдә балык тота идек...
Бергә эшли идек барын да!
Ә аннары...күктә яшен сукты -
Шушы куллар белән җир казып
Ни булганын аңлап бетермичә,
Әллә нигә яшькә буылып...
...Мин бабайны күмдем...
Нигә? Нигә киттең инде янымнан?
Кем гаепле? Алга таба нәрсә?
Ни кителде соң бу җанымнан?
Кабереңә барып чәчәк куялмадым,
Бала йорты – туган илкәем,
Тәрәзәне такта белән каплап,
Алып китте мине агаем...
Ничә еллар монда елап үтте,
Ялгыш булды болай, мин беләм.
Без бит әле бик күп эшләр эшләп
Кала алмадык, бабай, синең белән...
Качтым аннан,түзә алмадым мин,
Шуннан китте бүтән тормышлар
Мин бит инде Габдуллаҗан түгел,
“Галик” диеп белә танышлар.
Мин аңладым,начар җирдә яшим,
Начар дуслар тирә-ягымда.
Тик соң иде...бик соң иде инде
Моны минем өчен аңларга.
Көннәр үтә ничек табарга дип,
Шул дозаны... Газиз башкаем!
Әйе, бабай, кичер, гафу итче,
Мин... Наркоман булдым, бабаем!
Без урладык, карттан- яшьтән дә бит,
Изге нәрсә бетте дөньяда.
Эх! Мин бит бик соң аңладым
Тәгәрәвем төпсез упкынга...
Ә аннары гашыйк булдым әле,
Дөньяның иң чибәр кызына.
“Ташлыйм” диеп вәгъдә бирә идем...
Ләкин бу чир авыр чыннан да!
“Гафу ит!” дип аңа килгән чакта,
Балта тотып чыкты атасы.
Ә Гөлкәем елап кереп китте,
...Әллә кайда килә качасы...
Соңгы кабат “Кичер” дидем аңа,
Соңгы тапкыр бактым күзенә,
Шәһәр буйлап чабам алга таба...
Кайда йөгерәм? Белмим үзем дә!
Яттым шушы ташка, “Тәңрем!-дидем,
Мин гөнаһлы, беләм, кршыңда
Тик шулай да кызган әле мине,
Алып китче үзең янына!”
Бу хикәят әйтерсең лә давыл
Бакча хәтта калды моңаеп,
Гөлчәчәкләр башын түбән иде,
Каен шиңде көздәй саргаеп.
“Әй син, егет, кара әле миңа,
Мине дә бит бабам үстергән.
Тумас борын әткәй вафат булган,
Биш яшемдә әнкәй дә үлгән...
Ләкин Ходай миңа ярдәм итте,
Тик зур бурыч миңа йөкләде.
Ул кулыма изге китап бирде,
“Коръән” шулай җиргә дә иңде.
Егерме өч ел, төгәл егерме өч –
Тормышымның изге еллары.
Бу елларда “Коръән” безгә килде,
Кабул итте Адәм уллары.
Сугыш аша үтеп, юллар җимереп,
Изге китап килде бит безгә,
Мөселманнар, я, кабул итегез,
Бу ядкәрне бирәм мин сезгә!
Күрдем мин Хак тәгаләнең йөзен,
Мин үтәдем аның бурычын.
Бу китапны сезгә бирдем бүген,
Изге диннең изге ачкычын.
Мә әле, балам, кабул итеп син ал,
Аллаһының изге бүләген,
Туры юлга басып иман китер,
Биш калыпны үтә син бүген!”
“Мин үтәрмен, болай яшәп туйдым,
Ә бүләгең өчен мең рәхмәт.
Тик исемең генә әйтмәдең шул”...
“Алла колы – илче Мөхәммәд”
Төше җиргә төшеп юкка чыкты,
Эреп китте җәйге томандай.
Егет күзен ачып бар дөньяга карый,
Озак йоклап кинәт торгандай.
Берни аңлый алмый карап тора,
Әллә чынлап, әллә төш булды?
Тик ни күрсен – тезләрендә аның
Төштә күргән “Коръән” китабы.
Кулларына алып карап торды,
Бик сак кына ачты битләрен,
Һәм йотлыгып-йотлыгып укый бирде,
Иң яшь диннең изге китабын.
Күпме вакыт үтте? Үзе белми...
Көн белән төн, көннәр алышты,
Ризык һәм су урынына егет
Йокы күрми “Коръән” укыды.
Наркотиклар инде үткән тормыш,
Ул куркыныч бер төш булгандыр.
Тәңрем, бу гөнаһы өчен гафу итче,
Бер ялгышлык кына кылгандыр...
Бүген әнә, кош тоткандай үзе
Иман нуры иңгән йөзенә.
Хаҗга бара бүген, хаҗга бара
Мәселманның изге җиренә!
Бу җирләрдә бит пәйгамбәр үзе,
Изгелекләр кылып дан алган,
Бу – Исламның туган җире булган
Изге дине монда яралган.
Ә Мөхәммәт инде ахирәттә,
Тик шулай да безне онытмый,
Тайпылганны туры юлга бастыра,
Ярдәменнән безне ташламый.
Егетебез дә бит хәзер белә:
Мөхәммәтнең изге эшләрен.
Аның өчен көн дә дога кыла,
Намаз укый иртә-кичләрен.
Әллә чынлап, әллә саташыпмы,
Пәйгамбәрне күрде төшендә.
Шуннан бирле аның истәлеге -
“Коръән” тора өйнең түрендә.

 
ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » Участник № 118
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:


Copyright MyCorp © 2024