Рәсүлебезне ничек таныйбыз? Рәсүлебез туды Мәккәдә,
Күченде Мәдинәгә.
Үзе теләп күченмәде,
Дошманнар күчендерде.
Пәйгамбәребез соңгы Рәсүл
Аңа сигез җәннәт яратылган,
Пәйгамбәребез ятим булган,
Ятимнәрне яраткан.
Ятимнәрнең күңелен күргән,
Шулай Рәсүлебез рәхәтлек тапкан.
40 яшьтә пәйгамбәрлек иңгән,
Әдәлеккә кешеләрне өндәгән.
Аллаһ 5 вакыт намаз иңдергән
Мөхәммәт өммәтенә.
Намаз укып, Коръән укып,
Аллаһ кушканнарга буйсынып,
Яшәргә кирәк дуслар,
Бу дөньядә ялгышсыз!