Килсә әгәр Пәгамбәребез кунакка... Килсә әгәр Пәгамбәребез кунакка
Нишләр иде икән карап бу халыкка?
Ничек каршы алыр идек икән без аны
Шатлыныпмы, әллә моңсуланыпмы?
Шул вакыт без яман эштә булсак.
Ямьсез итеп анда аралашсак...
Рәсүлебез безгә карап хайран калыр,
“Бу нинди өммәт булыр” дип уйланыр.
Шул вакытта аның йөзе моңсуланыр,
Йөрәге урыныннан кузгалыр.
“Әстагафирулла” дип ул әйтер.
Шундый калга калуыбыз инде итәр!
Мөселманнар, эшлик яхшылыкларны!
Чын мөселман Аллаһыга шөкер итәр
Насыйп иткән өчен Расүлебезнен өммәте булуларны!
Чын мөселман булуларга ни җитәр?