Пәйгамбәребезгә кунакка килсә... Пәйгамбәребезгә кунакка килсә
Зур бәйрәм булыр иде безгә!
Чаба-чаба өйне җиештырыр идек!
Рәсүлебез өйгә керсә, без ничек аны таныр идек?
Пәйгамбәребез Мәккә шәһәрендә туган
Ул бик күп авыр газаплар күргән
Ул кечкенә вакыттан ук ятим үскән
Ятимнәрне дә яраткан.
Пәйгамбәребез өйгә кереп килсә,
Өйебез нур белән тулыр иде!
Пәйгамбәребез кунакка килсә,
Бик шатлыклы көн булыр иде!