Пәйгамбәребез безгә кунакка килсә... Пәйгамбәребез безгә кунакка килсә,
Әкрен генә өйгә керсә,
Ишектән кергендә салават әйтсә,
Шул чагында безне яулыксыз күрсә,
Без нишләр идек?
Ә без ул чакта
Әлеге зур залда
Музыка тавышына аны күрмәбездә,
Аны зурлап, бәлки,
“Әссәләмәгаләйкүм” димәбездә?
Ә Расүлалла нишләр иде?
Безгә ни сүз әйтер иде?
Әллә инде сүз дә әймичә,
Безнең кебек сәләм дә бирмичә
Китеп барыр идеме?