Пейгамбәребез Мухаммәд Мостафа (с.г.в.с)Бу дөньяда барчасы да
Аллаh юлыннан тайпылганнар иде,
Потлар, сыннарга бергәләшеп,
Табынуга чумганнар иде. Дүшәмбе көн таң алды
Сөекле пәйгамбәребез дөньяга туды,
Бабасы Габделмотталиб аңа
“Мухаммәд” дигән хөрмәтле исем куйды.
Аллаh Тәгалә үзенең нурын
Беркемгәдә күрергә насыйп итмәде
Аны бары тик
Сөекле колы гына күрде.
Пейгамбәребез өммәтен
Бигрәк тә яраткан инде!
Өммәте өчен көеп,
Аh-ваh килеп торган иде!
Өммәте өчен көйде,
Бик күп хасрәтләр күрде,
Тик барысынада сабыр итеп,
Өммәтен hаман дөрес юлга өндәде.
Җиде кат күкне hиҗрәт итте,
Коръән- Кәрим аңа иңдерелде,
Биш вакыт намаздан баш тартмады.
Сәхабәләре дөньяга аның шаригатен таратты.
Авыр чакта Аллаhка таянды
hәм мөселманнарга васыят итеп,
Корән-Кәрим белән гамәл итергә
Пейгамбәребез кушып калдырды!
Сөекле пейгамбәребезгә дә әҗәле килеп җитте,
Аның җанын алырга Газраил килгәч,
“Лә иләхә илләллах” дип,
Пәйгамбәребез фани дөньядан китте.