Мә[size=10]улед бәйрәме! Пәйгамбәребез туган ай
Мәүлед диеп атала.
Рәсүлебезнең исеме бик күп,
Берсе аның Мостафа.
Пәйгамбәребез туды
Мәккә дигән шәhәрдә
Рабигыйль әүвәл аеның
Уникенче көнендә.
Пәйгамбәребез туганга
Бик-бик күп еллар узды.
Анардан соң дөньяга да
Бик күп кешеләр туды.
Рәсүл – Аллаh Тәгаләнең илчесе,
Аңа Коръән - Кәрим иңдерелде.
Ахирәттә җәннәтле булыр өчен
Ислам динен өйрәтте.
Пәйгамбәребезнең туган көне
Зур бәйрәм итеп үткәрелә.
Аның шәфәгатен өмет итеп,
Салаватлар әйтелә.
Пәйгамбәребезнең туган көнен
Бергәләшеп искә алыйк,
Рәсүлебезгә багышлап,
Теләк – догалар кылыйк!
Пәйгамбәребезнең туган көне
Бик күп җирләрдә үткәрелә.
Аны мактау сүзләре белән
Шигырь-мөнәҗәтләр әйтелә.[/size]