Мәулед бәйрәме! Мәулед бәйрәме килде,
Пәйгамбәребезнең туган көне җитте,
Каршылап алыйк бергәләп,
Дога кылыйк, Коръән укыйк инде!?
Рабигыйль - әүвәл аенда
Пәйгамбәребез дөньяга килә,
Шулай ук кырык яшендә
Пәйгамбәрлеккә ирешә.
Егерме өч ел пәйгамбәрлек итте,
Рабигыйль-әүвәлнең уникесендә
Алтмыш өч яшендә
Фани дөньядан китте.
Укыгыз сез дога,
Намазны калдырмагыз,
Пәйгамбәребезнең туган көнен
Салаватлар белән уздырыгыз!