Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа 571-нче елның
Рабигул – әувәлендә.
12 сендә тудың син,
Җирне нурга кумдең дә,
Әй, Мостафа Мөхәммәд.
Тәкъдир булган Аллаhтан,
Ятим калган атадан.
Hәм шәфкатьле анадан,
Ул – Мостафа Мөхәммәд.
Аллаhының дусты син,
Әй Мостафа Мөхәммәд.
Безгә шәфәгатьле син,
Йә Мостафа Мөхәммәд.
Шәригатьне сузләдәң син,
Тарикатьне эзләдең,
Хакыйкатьне кузләдең,
Син Мостафа Мөхәммәд.
Җиде кат куккә мендең син,
Гарештән дә аштың син,
Аллаh белән серләштең мин,
Йә Мостафа Мөхәммәд.
Атам-анам димәдең,
Балам – чагам димәдәң,
Бары өммәтем дидең,
Син Мостафа Мөхәммәд.
Өммәтең өчен көйдең,
Бик куп хәсрәтләр курдең,
Бик куп михнәтләр уттең,
Син Мостафа Мөхәммәд.
Дога укып сорадың син,
Бер Аллаhка гынаышындың,
Кәферләргә каршы көрәштең син,
Сыңмадың, сыгылмадың.
Син Мостафа Мөхәммәд.
Ялганны яратмадың,
Гайбәтне таратмадың.
Уз хокукың сакладың,
Мөселманны якладың.
Син Мостафа Мөхәммәд.
Узеңне өстен курмәдең.
Шайтанга бирелмәдең.
Уразасын да тоттың,
Намазны калдырмадың.
Йә Мостафа Мәхәммәд.
Чиксез рәхмәт булсын сиңа,
Куп сәлам булсын сиңа,
Шәфкать әйлә син безгә,
Әй Мостафа Мөхәммәд.
Кыяметнең көнендә,
Ахиретнең өнендә.
Шәфәгать ит безгә,
Без – газиз өммәтеңә.
Әй Мостафа Мөхәммәд.