Мөхәммәд дөньяга килгәндә
Хәйран калырлык хәл булган.
Аның йөзе нурлы булган,
Тирә-якка нур балкыган,
Моны күреп барлык халык хәйран калган. Анда тагын бер хикмәтле нәрсә булган,
Мөхәммәд бит дөньяга сөннәт белән туган.
Ятимлектә үтә аның бала чагы.
Күрә алмый ул нарасый
Атаның җылы кочагын.
Ул туганчы Габдулла бит вафат була.
Бу хәсерәт Әминәне авру итә.
Әминә дә үлеп китә.
Бала үсә, тормыш дәвам итә.
Тагын бер шәфкать иясе табыла.
Әтисенең бер туганы Әбү Талиб
Бу ятимне кочагына сыендыра.
Мөхәммәд бик уңган егет була.
Әбү Талибнең сәүдә эшендә булыша.
25 яшькә җиткәч, әсәд кызы
Хәдичә (тол хатын) белән никах лаша.
Хәдичә белән Мөхәммәд
Бер-беренә гашыйк булган.
Мөхәббәтнең җимешләре,
6 бала дөньяга туган.
Тик аларны кайгы-хәерәт саклап торган.
Баларның шатлыклары бик аз булган.
Башларына кайгы-хәсрәт килгән,
6 баланың 5 се дөнья куйган.
40 яшендә аңа пәйгамбәрлек иңгән.
Ислам динен таркатуда
Бик күп золым, җәбер күргән.
Сабыр булган, түзем булган,
Хак пәйгамбәр икәнлеген күрсетә алган.
Барлык халык Мөхәммәдкә ияргәннәр,
Хак пәйгамбәр булуына ышанганнар,
Сәхәбәләр Мөхәммәдкә булышканнар,
Мөхәммәд белән бергәләп хаҗ кылганнар.