Конкурс Стихов


 Участник № 109 - ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » Участник № 109
Участник № 109
1. 1 балл [ 0 ] [0.00%]
2. 2 [ 0 ] [0.00%]
3. 3 [ 0 ] [0.00%]
4. 4 [ 0 ] [0.00%]
5. 5 [ 0 ] [0.00%]
6. 6 [ 0 ] [0.00%]
7. 7 [ 0 ] [0.00%]
8. 8 [ 0 ] [0.00%]
9. 9 [ 0 ] [0.00%]
10. 10 баллов [ 0 ] [0.00%]
Всего ответов: 0
mavlid-konkursДата: Понедельник, 09.03.2009, 17:37 | Сообщение # 1
Admin
Группа: Администраторы
Сообщений: 128
Репутация: 1
Статус: Offline
Бисмилләхир-рахманир-рахим
дип,
Башлыйм мин хикәямне,
Олылап искә төшерик
Мөхәммәт пәйгамбәрне.

***
Гүзәл Мәккә шәһәрендә
Рабиль-әүвәл аенда,
Дөньяга килде бер сабый
Дүшәмбе таң атканда.

Биш йөз җитмешенче елның1
Яз фасылы җиһанда
Заман ахыры пәйгамбәре
Туды апрелҗ аенда.

Сабыйның нурлы йөзенә
Бакмый калды атасы.
Тәкъдиренә язалгандыр
Ятим үсте баласы.2
Мөхәммәт дип исемне дә
Кушты аңа бабасы.

Назлы җилләр нарасыйга
Бишек җырын көйләде,
Эссе кояш нурларыннан
Болыт күләгәләде.

Күркәм йөзле вә намуслы
Булып үсте Мөхәммәт,
Хәлимәнең3 ризыгына
Ходай бирде бәракәт.

Буйга җитеп, балигъ булгач,
Хезмәт илә көн күрде,
Акыллы бер тол хатынга
Егетнең күң(е)ле керде.

Элгәрерәк вакытларда
Хәдичә рас төш күрде,
Якын кардәшләре юрап
Ул төшне, болай диде:

-Ходайның рәхмәте белән
Ир хатыны булырсың,
Пәйгамбәр белән бергәләп
Син гаилә корырсың...

Юраганнар чынга ашты:
Никях мәҗлесе узды,
Бу бәхетле гаиләдә
Ике ул, дүрт кыз туды4.

Гомер йомгагы сүтелеп,
Һаман да алга барды,
Кырык яшендә Мөхаммәт
Аллаһыдан хәбәр алды.

Җәбраил фәрештә килеп,
-Икъра’! Укы, син! – диде
Мөхаммәт хәзрәтләренә
Пәйгамбәрлек иңдерде.

Аллаһыдан аять – аять
Коръән иңә башлады,
Кяферләрдән золым күрсә,
Мөселманнар яклады.

Динсезләргә вәгазь сөйләп,
Нәсихәтләр җиткерде,
Монафикъларның күбесе
Ихлас иман китерде.

Ходай каршында Мөхәммәт
Зур җаваплылык тойды,
Хак дин өчен көрәшләрдә
Сәхабәләр кан койды.

“Бәдер”, “Үхүд” сугышларын5
Мөселманнар онытмас,
Аллаһы юлында булганнар
Җәннәткә керми калмас.

Алтмыш өч яшьтә пәйгамбәр
Фани дөньяны куйды,
Өммәтләренә Коръәнне
Васыять итеп калдырды.
Аллаһы тәгалә йөз нурын
Тик аңа насыйп кылды.

***
Без бу җирдә кунак кына
Дуслар, иманлы буйлык,
-Лә иләһә иллалаһы, дип
Бер Ходайга ялварыйк.
Пәйгамбәрнең хак тормышын
Без өлге итеп алыйк.

Аллаһ кушканнарны үтәп,
Тыйганнардан тыелып,
Яшик тик Коръән кушканча,
Хак мөселманнар булып.

***
Ходайның бәндәләренә
Ирешсен бездән сзлам,
Пәйгамбәрбез – Мөхәммәт
Саллалаһ галәйһиссәлам.

1 Милади (Европа, христиан) ел исәбе белән 570нче ел.
2 Атасы Габдулла, Мөхәммәт туарга 2 ай кала вафат була, 5 яшь булганда әнисе - Әминә банат вафат.
3 Мөхәммәт пәйгамбәребезнең сөт анасы
4 Касыйм, Габдулла, Зәйнәп, Оркыя, Өммегөлсем, Фатыйма
5 Мөселманнар һәм кяферләр арасында мәшһүр сугышлар өчәү булган: “Бәдер”, “Үхүд”, “Хандак”

 
ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » Участник № 109
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:


Copyright MyCorp © 2024