Конкурс Стихов


 Участник № 108 - ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » Участник № 108
Участник № 108
1. 1 балл [ 0 ] [0.00%]
2. 2 [ 0 ] [0.00%]
3. 3 [ 0 ] [0.00%]
4. 4 [ 0 ] [0.00%]
5. 5 [ 0 ] [0.00%]
6. 6 [ 0 ] [0.00%]
7. 7 [ 0 ] [0.00%]
8. 8 [ 0 ] [0.00%]
9. 9 [ 0 ] [0.00%]
10. 10 баллов [ 0 ] [0.00%]
Всего ответов: 0
mavlid-konkursДата: Понедельник, 09.03.2009, 17:36 | Сообщение # 1
Admin
Группа: Администраторы
Сообщений: 128
Репутация: 1
Статус: Offline
Мөхәммәт – безнең пәйгамбәр

Шигьри юлларымны башлыйм
Рәхмәте-Рәхиме чиксез
Аллаһ исеме белән
Татар гайләсендә тудым,
Ислам динен хөрмәт итеп
Яшәвемә сөенәм!

Биш вакыт намаз укыйлар
Ислам Динен сөйгәннәр
Аллаһтан башка Аллаһ юк,
Мөхәммәт хак пәйгамбәр.

Адәм белән Һавадан соң
Бик күп гасырлар үткән
Яңа эраның алтынчы
Гасыры килеп җиткән.

Гарәп ярым атавында
Динсезлек хөкем сөргән.
Кыз бала дөньяга килсә
Тереләй җиргә күмгән.

Һава кебек кирәк чакта
Гавамга дин, Әхлак, иман.
Дөньяга бәхет яудырып
Мөхәммәт Мостафа туган.

Аллаһның пәйгамбәрләрен
Киң дәрьяларга тиңлибез.
Елгалар кушылган җирдә
Мөхәммәт пәйгамбәр – диңгез.

Кырык яшендә Мөхәммәткә
Аллаһтан вәхи килгән
-Пәйгамбәр бул, ислам нурын
Җиһанга тарат дигән!

Укы, дип пәйгамбәргә
Коръән китабы биргән
Җабраил Фәрештә аны
Аят-аят иңдергән.

Киң күңеллелер, юмартлык
Миһербанлык, шәфкатьлек
Кеше җанына сыйганда,
Пәйгамбәр булудан да зур
Дәрәҗә булмас җиһанда.

Мөхәммәт пәйгамбәр булгач,
Мәккә халкы яңа динне
Бик тиз кабул итә алмаган
Табына торган сыннарын
Алар Аллаһ дип аңлаган.

Иң беренче сәхәбәләр
Ислам динен кабул иткән.
Кояш булып иман нуры
Дөньяга таралып киткән.

Мөхәммәт Мостафа динне
Көчләп тагарга килмәгән;
Явызлыкны беркайчан да
Явызлык белән җиңмәгән...

Чыдамлыкны – сабырлыкны
Сары алтынга тиңләгән
Ислам дине Идел дуе
Болгарларына үрләгән.

Миллиардлар йөрәгендә
Ислам дине ярала.
Дингез – океаннар гизә,
Киң җиһанга тарала.

Ислам дине чүлләр гизеп
Һаман атлаган алга
Пәйгамбәрен дошманнардан
Саклаган сөбһән Аллаһ.

Мөхәммәт тумаган булса
Нишләгән булыр идек без?
Җәннәт ишекләрен ачмый
Имансыз - әхлаксыз – динсез.

Дөньяның ахыры җитсә,
Тагын бер пәйгамбәр килсә,
Миңа гына ышаныгыз,
Иман китерегез дисә,

Ышанмагыз буш сүзләргә,
Мөхәммәт пәйгамбәр безгә
Кыямәт көненә кадәр
Суы саекмаган чишмә...

Дөньяда, Ахирәттә дә
Мөхәммәт безгә кирәк.
Җәннәт эченә керергә
Ислам динебез терәк.

Үлеп яңадан терелсәк,
Аллаһның каршына барсак,
Җәннәткә барып керербез
Пәйгамбәребез Мөхәммәт
Мостафадан үрнәк алсак.

Дөньяда сау-исән чакта
Салаватлар әйтеп калыйк
Мөхәммәт Мостафага.
Безнең өчен җәннәтләрдә
Иң татлы җимешләр пешә
Шифалы сулар ага.

Алтмыш өч ел гомерендә
Мөхәммәт күрде күппне.
Оҗмахны да, тәмучны да,
Күреп дөньядан китте.

Биш вакыт намаз укыгыз
Ислам динен сөйгәннәр,
Аллаһтан башка Аллаһ юк,
Мөхәммәт – хак пәйгамбәр!

 
ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » Участник № 108
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:


Copyright MyCorp © 2024