Конкурс Стихов


 Участник № 107 - ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » Участник № 107
Участник № 107
1. 1 балл [ 0 ] [0.00%]
2. 2 [ 0 ] [0.00%]
3. 3 [ 0 ] [0.00%]
4. 4 [ 0 ] [0.00%]
5. 5 [ 0 ] [0.00%]
6. 6 [ 0 ] [0.00%]
7. 7 [ 0 ] [0.00%]
8. 8 [ 0 ] [0.00%]
9. 9 [ 0 ] [0.00%]
10. 10 баллов [ 0 ] [0.00%]
Всего ответов: 0
mavlid-konkursДата: Понедельник, 09.03.2009, 17:36 | Сообщение # 1
Admin
Группа: Администраторы
Сообщений: 128
Репутация: 1
Статус: Offline
Ходабызга биргән антыбыз...

Тавыш килә сыман галәмнәрдән
Барлык hава-болытларны кичеп.
Ул бик ерак күз hәм колак белән сиземләүдән.
Ул тавышны күңел белән генә була сизеп.

Барлык халыккада итеп юнәлтелгән
Ходабызның бу хак хөкемнәре,
Хәләленнән хәрәмнәрне аерып билгеләгән
Дөрес уйлап яшәү кагыйдәләре.

Бу дөньяда ике төрле яшәп була:
Шул тавышны кабул итә алып,
Җәннәтләрнең рәхәтенә лаек булган,
Иншаалла, чын мөселман булып!

Икенче төр яшәү үрнәкләрен
hәр көн саен ешрак күрәбез.
Шул тавышны күңел белән кабул итмәс өчен
Катырак кысып йомыла колак – күзләребез.

Белә күңел хакны hәм батыйльны
Ант иткәннән бирле җаннарыбыз.
“ХОДАЕБЫЗ БЕР СИН ГЕНӘ” дигән кәлимәне
Акыл онытсада, күңелләрдә hаман бит саклыйбыз.

Әмма бәндә колак-күзен йома
Хакны күргән күңлен каплар өчен.
“Биргән антым төш күргәндәй генә сыман”
Диеп уйлап, тагын аклар өчен үзен.

Нишләрсез сез, күңелләрне төпкә батрып,
Сур өрелгәч Кыямәт көнендә,
Күңелегез тәнегездән котылып чыгып качып,
Сезнең өчен оялып Ходабыздан гафу үтенгәндә?!

Әй, җәмәгать, күңелебез бит бик сокрый
hәммәбезнең, әйдә, тыңлап карагыз!
Биргән антын үтәр өчен бездән ирек сорый,
Шунда гына җаннар тынычланып, рәхәт табарбыз!

Ни җитәсоң чын мөселман булып,
Ходабызның рәхмәтенә ирешә алсак,
Бу дөньяда иң ихласлы колы булып,
Бөек җәннәтләргә лаек була алсак?!

 
ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ » ОН-ЛАЙН ГОЛОСОВАНИЕ 2009 » Участник № 107
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:


Copyright MyCorp © 2024