Пәйгамбәребез Һәр кешенең үз бәхете,
Үз тормышы кулларында.
Дөрес юлны сайлау өчен
Намаз укып барырга.
Гарәбстан Мәккә шәһәрендә
Килдебер бала дөньяга,
Аллаһ Тәгалә язаган аңа
Киләчәктә Пәйгамбәр буларга.
Пәйгамбәребез тугачтан ук
Әтисе вафат була.
Шул вакытта әнисе Рәсүлне
Сөт анасына имезергә тапшыра.
Алты яшь көнә иде аңа
Әнисе дә вафат була.
Сигез яшьләренә кадәр
Дәү әтисе белән тора.
Аркасының ике колак сөяк арасында
Пәйгамбәрлек мөһере бар диделәр.
Абыйлары шатланудан
Түзә алмадылар, үптеләр.
Пәйгәмбәребезнең тормышы
Бигрәк тә авыр үтте,
Нинә кат кына аны
Кяферләр үтерергә теләде.
Шулай гомер үткәрде,
Көтелмәгән хәлләр көтелде.
Алты йөз утыз икенче елда
Пәйгамбәребез вафат булды.