Йә, Мөхәммәд Мостафа. Дүшәмбе көн таң алдында туган,
Өммәте өчен hәрвакыт кайгырган,
Ул –Мөхәммәд Мостафа
Салләллаhү гәләйhи,
Йә, Мөхәммәд Мостафа.
Әнисе -әминә булган,
Әтисе –Габдулла булган.
Ул –Мөхәммәд Мостафа
Салләллаhү гәләйhи,
Йә, Мөхәммәд Мостафа.
Балачактан ук ятим булган,
Бик күп хәсрәтләр күргән.
Ул –Мөхәммәд Мостафа
Салләллаhү гәләйhи,
Йә, Мөхәммәд Мостафа.
Ачулы булмаган,
Намазын калдырмаган,
Ул –Мөхәммәд Мостафа
Салләллаhү гәләйhи,
Йә, Мөхәммәд Мостафа.
Аллаhтан разый булган,
Көннәрен руза булган.
Ул –Мөхәммәд Мостафа
Салләллаhү гәләйhи,
Йә, Мөхәммәд Мостафа.